Сөяр идем шашып яңадан

Без атларны иртә иярләдек,
Иртә күрдек тормыш ачысын.
Ярларны без сөйдек сайлап кына,
Иңгә төште кайчак камчысы.

К у ш ы м т а:
Син яшәгән урам буйлап җырлап,
Бер үтәсе килә яңадан.
Яшьлегемә кире кайтып булса,
Сөяр идем шашып яңадан.

Сагнам һаман яшьлек урамнарын,
Тальяннарның көмеш чыңнарын.
Төнге урам, тәүге кабат сиңа
Яратам дип дәшкән чакларым.

К у ш ы м т а.

Сагындырып искә төшәсең гел,
Сирень чәчәк аткан чагында.
Яшьлек үткән, калган тәүге сөю
Сирень чәчәгенең таҗында.

К у ш ы м т а