Син булмасаң нишләрмен?

Авыл тынып калган, белмим нәрсә булган,
Утлар янмый ятим өйләрдә.
Гармун моңнары да ишетелми күптән,
Егетләр юк җырын көйләргә.

К у ш ы м т а:
Авылым, авылкаем,
Ни булды, җаныкаем?
Гомерләр читтә узса да,
Без синең балакаең.

Җәйге төннәрендә капка төпләрендә
Ишетелми кызлар тавышы.
Ялгыз ана гына балаларын көтә,
Йөрәгемдә әрни сагышы.

К у ш ы м т а.

Киленнәрен көтеп, ялгызлыктан сулып,
Чишмә елый кебек кичләрен.
Җанга шифа алыр, кайтыр җирем бетсә,
Синнән башка мин соң нишләрмен.

К у ш ы м т а.