Син елмаеп торсаң

Гомер уза, еллар бик тиз уза икән,
Сынаулары тора гел көтеп.
Гомер юлда күпме сөенечләр,
Хәсрәте дә куя өркетеп.

К у ш ы м т а:
Әй син, язмыш, салма сагышларга,
Уйларыңда мине яндырма.
Сынауларың булса, әйдә булсын,
Ялгызымны гына калдырма.

Гомер уза, чәчкә чаллар куна икән,
Картаерга ләкин иртәрәк.
Яшьлегемә кайткан кебек булам,
Син елмаеп торсаң, иркәләп.

К у ш ы м т а.

Гомер уза, йөрәк кенә туза икән,
Чаптар аттай, һаман җилкенәм.
Күңелләрдә һаман яшьлек дәрте,
Яннарымда булсаң син иркәм!

К у ш ы м т а.