Син язмыш бүләге

Назлы сүзләр бик еш әйтмәсәм дә,
Гел табынып яшим мин сиңа.
Матур сүзләр – коры сүзләр бары,
Ходай биргән бүләк син миңа.

К у ш ы м т а:
Язмыш язган иң зур бүләгем син,
Рәхмәт укып яшим Ходайга.
Язмыш биргән гомер терәгем син,
Аерма тик, сорыйм Ходайдан.

Бергә үтик, үтик гомер юлын,
Көзге җилләр каршы чыкмасын.
Синең өчен мин барсына әзер,
Мәхәббәтең генә саклансын.

Мин бәхетле, янда син булганга,
Сиңа гына сөю назларым.
Пар канатлы булып гомер буе
Каршы алыйк бәхет язларын.

К у ш ы м т а.