Сине һаман көтәм әле

Әле генә җанда язлар иде,
Ник ашыгып килде көзләре.
Кошлар тынды нигә, сөю узды нигә,
Ялгыз калганымны сизмәдем.

Пар сандугач кебек, серебезне
Бүлештек без җәйге кичләрдә.
Саф хисләрне онтып, сагышларга салып,
Китеп бардың, миңа нишләргә?

Әле кичә генә җәйләр иде,
Җаннарымда бүген көз җиле.
Назларыңны көтеп, сагышлардан көеп,
Көтәм, бәгърем, һаман мин сине.