Соң булса да

Язлар көткән сабыр йөрәгемә
Соңлап кына килеп кердең син.
Сагышлардан көйгән күңелемә
Дәваларны каян таптың син?

Соңлап килгән диеп була микән
Йөрәктәге шашкан хисләрне.
Күзем алмый кайтыр юлларыңнан
Көтеп алам назлы кичләрне.

Соңлап килгән кайнар мәхәббәткә
Хисләреңне алып кояштан.
Көнләмәгез мине бәхетемнән,
Гайбәт сүзгә генә түзәрмен.

Соң килсәң дә бары рәхмәт сиңа,
Соң булса да, булсын уң гына.
Бәхетемнең гомре озын булсын,
Яннарымда минем кал гына.