Соңгы атка сөлге чигәсең

Сабантуйдан туры яу кырына
Озаттың син сөйгән ярыңны.
Атлар китте, китте ир-егетләр,
Тик йөрәкләр калды яралы.

К у ш ы м т а:
Атлар кайтты, күпме сулар акты,
Сабантуйлар үтә, җәй җитсә.
Соңгы атка атап сөлге чиктең,
Кайтмый калган диеп егеткә.

Атлар китте туры ил чигенә,
Арбаларда китте сөйгәннәр.
Асыл ирләр калды чит җирләрдә,
а) Тик җырларда кайтты исемнәр.
б) Һәйкәлләрдә кайтты исемнәр.

К у ш ы м т а.

Соңгы атта, бәлки, кайтыр диеп
Көттең аны гомерең буена.
Олы юлдан күпме атлар кайтты,
Син кайтмадың кире җыенга.

К у ш ы м т а.