Тик кайгылар бирмә, йа Ходай!

Язмышларга безнең ниләр язган?
Беркем белми ниләр көтәсен.
Сөенеп лә көн дә каршы алыйк
Гомерләрнең һәрбер иртәсен!

К у ш ы м т а:
Кылган гамәлләрне үзе барлый,
Үз бәясен куя тик Ходай.
Сынауларың мин кичәргә әзер,
Тик кайгылар бирмә, йа Ходай…

Ике килми беркемгә дә гомер,
Бер килгәнен яшик яратып!
Ташламасын Ходай догасыннан,
Һәрбер көнгә яшик җан атып.

К у ш ы м т а.

Рәнҗетмәек җирдә балаларны,
Бу дөньяда гомер иткәндә.
Мохтаҗларга сузыйк кулыбызны
Авыр чакта – ярдәм көткәндә!

К у ш ы м т а.