Тик сиңа гына

Дөньялар гиздем,
Гөлләрен өздем,
Сөюләрдән шашып исердем.
Чибәрләрне күрдем,
Такыялар үрдем,
Татлы минутларны кичердем.

К у ш ы м т а:
Хисләрнең кайнарын,
Иң татлы назларым
Тик сиңа, тик сиңа,
Тик сиңа сакладым.

Сагынып кайттым,
Зарыгып кайттым,
Онталмадым сине һич кенә.
Серле күзләрең,
Назлы сүзләрең,
Уйларымда бары син генә.

К у ш ы м т а.

Күңелемнең җылысын,
Хисләрнең яктысын,
Бүләк итәм бары сиңа гына.
Гөлләрнең таҗларын,
Сүрелмәс назларым
Сакладым тик сиңа, сиңа гына.

К у ш ы м т а.