Туй җыры

Бер генә булсын дип телибез
Гомернең бу тәүге бәйрәме.
Таратмый саклагыз мәңгегә
Сәйләндәй сөюнең бәйләмен.

К у ш ы м т а:
Сөенеп, сөелеп үтсен гел
Бергәләп сайлаган юлыгыз.
Шатлыкка, бәхеткә күмелсен
Бүгенге мәхәббәт туегыз.

Гомерләр тормый гел бәйрәмнән,
Язлардан, җиләкле җәйләрдән.
Язмышның күп төрле сынавын
Үтегез бары тик бергәләп.

К у ш ы м т а.

Мәхәббәт яшәсен мәңгегә,
Күрешик бәбиләр туенда.
Чыңласын бокаллар, дусларың
Булсын синең алтын туеңда.

К у ш ы м т а.