Ялган сөю

Назларыңда эредем бәхетем дип,
Дөрләп яндым янар йолдыздай.
Синең хисләр булган вакытлыча,
Ялгыз калдым сүнгән йолдыздай.

К у ш ы м т а:
Ялган сөю, ялган хисләр белән
Күңелемне нигә яуладың?
Мин бит сиңа йөрәгемне ачып,
Бердәнберем диеп уйладым.

Айлы төндә йолдыз санап йөрдек,
Бергә булыйк, диеп җырладың.
Ялган хисләр белән нигә минем,
Яшьлегемне нигә урладың?

К у ш ы м т а.

Үткәннәрдән бары сагыш дәшә,
Оныталмыйм назлы сүзләрең.
Хыянәттән җаным бәргәләнә,
Кемгә сөйлим күңлем серләрен?

К у ш ы м т а.