Яшерен сөю

Бар җиһанга килә эндәшәсем,
Мин яратам аны, кешеләр!
Хисләремне яшреп яшим әле,
Дәшмим әле, ятлар ишетерләр.

К у ш ы м т а:
Яшерен сөю нигә татлы микән
Чит бакчада үскән җимештәй?
Читтән генә сөеп яшим әле,
Хисләремне юллыйм җил белән.

Ул үтәсе юлга хисләремнән
Салыр идем көмеш күперләр.
Йолдызлардан сәйлән үрер идем,
Үрмим әле, ятлар күрерләр.

К у ш ы м т а.

Яшим әле тыеп хисләремне,
Башка берәү алдан җитешкән.
Читтән генә сөеп яшим әле,
Хисләремне юллап җил белән.

К у ш ы м т а.