Яшик әле яратышып

Бу дөньядан беркөн китеп барсам,
Кыен булыр, беләм, сиңа да.
Яшик әле сөенеп һәр иртәгә,
Бергә чакта якты дөньяда.

К у ш ы м т а:
Тик син кирәк миңа бу дөньяда,
Мин дә кирәк, беләм, сиңа да!
Яшик әле, яшик яратышып,
Бергенәм дип, якты дөньяда!

Бу дөньядан беркөн китеп барсам,
Сынар, беләм, парлы канатың.
Язмасын ла киткәч үкенергә,
Һәрбер көнне яшик яратып!

К у ш ы м т а.

Бу дөньядан беркөн китеп барсам,
Кыен булыр ялгыз сиңа да.
Бергә чакта яшик яратышып,
Син булганда, рәхәт миңа да.

К у ш ы м т а.