Яшьлек бит ул гөл генә

Сиңа диеп гөлләр өздем,
Өзмәдем сарыларын.
Син генә якын күңлемә,
Җитәрме сабырлыгым.

К у ш ы м т а:
Яшьлек бит ул гөл генә,
Гомер килә бер генә.
Яратышып яшик, иркәм,
Сөеп, сөелеп кенә.

Сагышларга салдың мине,
Сарылам каеннарга.
Ник килмисең яннарыма,
Белмим ниләр уйларга.

Сине уйлап йоклый алмыйм,
Төшләремә керәсең.
Сине генә сөюемне
Үзең дә бит беләсең.

Сиңа гына дип сакладым
Иң якты теләкләрем.
Өзлеп җырлар идеммени,
Янмаса йөрәккәем.

Сиңа диеп үстерәмен
Бакчамдагы гөлләрне.
Яратам, дип әйтче, иркәм,
Яндырма йөрәгемне.