Яшьлек кайтыр кебек яңадан

Яшьлек бит ул бик тиз уза икән,
Язгы сулар кебек ашыгып.
Йөрәк кенә картаюны белми,
Һаман ярсу, тибә шашынып.

К у ш ы м т а:
Әй син, яшьлек, язгы гөлләр кебек,
Нигә болай иртә коелдың.
Әй син, яшьлек, әй син, тиле яшьлек,
Мәңге китмәс кебек тоелдың.

Яшьлегемдә калган юллар буйлап
Кайтып киләм туган якларга.
Яшьлектәге өзлеп сөйгән ярлар
Кала микән нигә ятларга?

К у ш ы м т а.

Үткәннәрдән миңа кабат дәшсәң,
Яратам, дип, әле мин һаман.
Язгы гөлләр кебек бөреләнеп,
Яшьлек чәчәк атар кебек яңадан.

К у ш ы м т а