Язларымны бирмә бүтәнгә

Быел миңа язлар килмәс сыман,
Кире кайтмас кебек кошларым.
Болыннарга язлар кайтмас сыман,
Синсез кышларымны кышладым.

Син булмагач, җанда кыш салкыны.
Кем җылытыр туңган йөрәкне?
Язлар быел миңа килмәс сыман,
Ялгыз яшәү өзә үзәкне.

Сагышларын ярып язмышымның,
Бураннардан эзлим язларны.
Быел миңа язлар килмәс сыман,
Кабул итмим башка язларны.

Кире кайтсаң, кабат чәчәк атар
Күңелемдә сөю гөлләре.
Бүләк итмә назың башкаларга,
Язларыма кертмә бүтәнне.