Югалтасым килми

Югалтасым килми, сине югалтасым,
Китсәң дә син миннән бүтәнгә.
Яратасым килә, килә шашып яратасым
Кире кайтып бер көн, үткәнгә.

К у ш ы м т а:
Югалтасым килми, югалтасым,
Кайтыйк әйдә, иркәм, үткәнгә.
Югалтасым килми, югалтасым,
Китмә ташлап мине бүтәнгә.

Юатасым килә, юатасым
Кочагыма алып яңадан.
Син дә, беләм, беләм, мине юксынасың,
Ачы сагыш тама ярадан.

К у ш ы м т а.

Югалтасым килми, сине югалтасым,
Ятлар керде нигә арага?
Ходай безгә нигә, нигә язды микән
Сагыш утларында янарга?

К у ш ы м т а.