Юксыну

Әйләнәм дә карыйм елларыма,
Гомер буйлап сузыла юлларым.
Юлда калган күңел борчуларым,
Җирдән киткән күпме дусларым.

К у ш ы м т а:
Дөнья йөген ташлап, кайчакларда
Авылыма килә кайтасы.
Балачакны авылым урамында
Кочагыма килә аласы.

Ерак калган наян малай чагым,
Егет чаклар калган еракта.
Кызлар кочып йөргән шаян чаклар,
Тәүге сөю калган шул якта.

К у ш ы м т а.

Дөнья, ахры, шулай яратылган,
Юксынабыз узган гомерне.
Читтә йөртә язмыш кына безне,
Сагындырып туган җирләрне.

К у ш ы м т а.