Юлларым

Гомер узган саен юлларымны
Кабат барлыйм үткән елларым.
Догалымы үткән сукмакларым,
Гөнаһлымы узган юлларым?

К у ш ы м т а:
Юлларымда минем табышларым,
Юлларымда кылган ялгышларым.
Юлларымда сөю тавышлары,
Юлларымда гомер агышларым…
Юлларымда минем сагышларым…

Гөнаһларым, бәлки, булгандыр…
Салмадык тик зыян кешегә!
Шөкер, диеп бүген әйтә алам,
Дөньялыкта кылган эшемә!

К у ш ы м т а.

Дусларыма туры карый алам,
Кызганмадым күңел җылымны!
Теләкләрем изге дусларыма,
Тыңласыннар күңел җырымны.

К у ш ы м т а.