Үзең булып кал!

Үзең булып кал син, бары үзең булып,
Суынмасын кайнар хисләрең.
Гел елмаеп уян иртәләрен,
Моңсуланма ялгыз кичләрен!

Үзең булып кал син, бары үзең булып,
Әйтмә миңа авыр сүзләрең.
Яратам, дип әйтче (миңа) бары ешрак,
Көлеп торсын һәрчак күзләрең.

Үзең булып кал син, бары үзең булып,
Йөзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Яныйк әле бергә сөюләрдән,
Аерым кайгы сиңа килмәсен.

Син бит минем бары бердәнберем,
Күзләр генә сиңа тимәсен.