Зинһар, ашыкма

Син янымда чакта рәхәт миңа,
Сизмим хәтта вакыт агышын.
Татлы төннәр кыска булсалар да,
Онытамын дөнья кайгысын.

К у ш ы м т а:
Онытыла дөнья мәшәкате,
Онытыла җанда кайгылар.
Сулган җанны кабат уятырга
Ярый әле синдәй ярым бар.

Син янымда чакта бәхет иңә,
Вакытлыча гына булса да.
Яшәү дәрте миңа биргән өчен,
Рәхмәт сиңа, гөнаһ кылсак та.

К у ш ы м т а.

Синең белән бергә җаным, тәнем
Яшьлегемә кайта яңадан.
Адашам да ләззәт утравында,
Әйтерсең лә туам яңадан.

К у ш ы м т а.

Китәм димә, зинһар, ашыкмачы,
Йөрәгемне минем тыңлачы.
Яннарымнан җибәрәсем килми,
Сөеп калыйм җаным туйганчы.

К у ш ы м т а.