Авыл көе

Авылымның урамында
Калган күпме хатирә.
Балачак калган урыннар
Китми икән хәтердән.

К у ш ы м т а:
Әйдә, дускай, җырлап узыйк
Авылым урамнарын.
Йөрәккәе янсын әле
Яшьлектә сөйгән ярның.

Туган җирнең күңеле киң,
Читтә гомер итсәк тә.
Колач җәеп каршы ала,
Кайчан кайтып керсәк тә.

К у ш ы м т а.

Иман өстәп урамыңа
Яңгырый моңлы азан.
Мин һаман да, авылкаем,
Синең бер моңлы балаң.

К у ш ы м т а.

Әнкәемдәй якын итеп
Каршылый әбиләрең.
Сиңа кайту бик тә рәхәт,
Кыен шул китүләре.

К у ш ы м т а.