Авыл яшьләре җыры

Догаларым сиңа юллыйм,
Авылым, авылкаем.
Мин, авылым, синнән китеп
Адашкан балакаең.

К у ш ы м т а:
Туган җирдә калган икән
Иң кадерле көннәрем.
Чит җирләрдә сине сагнып
Үтә бит гомерләрем.

Бары синнән киткәч кенә,
Ялгышымны аңладым.
Дөнья гизеп, синдәй матур
Җирләрне мин тапмадым.

К у ш ы м т а:
Авылым чишмәләренең
Сулары салкын икән.
Туган-үскән җирне ташлап,
Читләргә китмә икән.

Авылым урамында
Калган күпме серләрем.
Сагындыра чибәрләре,
«Сөям» дигән сүзләре.

Әйдә, дускай, җырлап узыйк
Авылым урамнарын.
Йөрәккәе янсын әле
Яшьлектә сөйгән ярның.