Азнакай җыры

Синдә безнең туган нигез,
Тамган кендек каныбыз.
Торган җир матур булса да,
Сиңа тарта җаныбыз.

К у ш ы м т а:
Азнакаем – җырлы ягым,
Тырыш һәм уңган халкым.
Кайда гына яшәсәк тә
Күңлебезгә син якын.

Иген уңа кырларыңда,
Күкрәп үсә арышлар.
Кайткан саен, якын итеп
Каршы ала якташлар.

К у ш ы м т а.

Алтын куллы уңганнарың
Күтәрде даннарыңны.
Азнакаем – җырлы ягым,
Иркәли җаннарымны.

К у ш ы м т а.