Азнакай җыры

Азнакаем – изге җирем,
Чатыр тау саклый серең.
Татар иле күгендәге
Якты йолдыз син безнең.

К у ш ы м т а:
Кара алтын чыккан җирдән,
Без җырлы Азнакайдан.
Азнакаем, нур аласың,
Үрелеп әллә айдан.

Иген (икмәк) уңа безнең якта,
Гөлбакчадай кырларың.
Тургайдай отып (алып) моңнарыңны
Җырлыйлар җырчыларың.

К у ш ы м т а.

Чишмәләрең челтерәп ага
Туган як көйләренә.
Бәхетне монда табарсың,
Читләргә китмә генә!

К у ш ы м т а.

Сандугачлар кунып сайрый
Ык буе талларында.
Азнакаем даннары
Яңгырый еракларда.

К у ш ы м т а.