Бәлки, кайтыр яңадан

Чәчкәләрнең гомере кыска:
Яз белән көз арасы.
Яшь гомернең кадерен белик,
Бик аз гына барасы.

К у ш ы м т а:
Җан яраткан ярың белән
Үтик гомер арасын.
Яшик әле сөеп кенә,
Салмый йөрәк ярасы.

Сизми калдым үткәнен лә
Бәхетле көннәремнең.
Соңлап татыдым ачысын
Сагышлы төннәремнең.

К у ш ы м т а.

Сулар сипсәм гөлләремә,
Яңарырлар яңадан.
Сөям, диеп яннарыма
Кайтчы, иркәм, яңадан.

К у ш ы м т а.