Бәлки әле

Исләреңә, бәлки, төшәрмен бер,
Үткәннәрне уйлап яңадан.
Әгәр кабат сиңа кайтам дисәң,
Җибәрмәмен сине янымнан.

К у ш ы м т а:
Мин бит беләм, син дә сагынырсың
Бергә каршылаган таңнарны.
Беләм, иркәм, син дә юксынасың
Сөю тулы назлы язларны.

Үзәгеңне синең өзәрмен мин,
Килеп керсәм бер төн төшеңә.
Китүеңә син дә үкенерсең,
Көтәм диеп дәшсәм төшеңдә.

К у ш ы м т а.

Бәлки, беркөн син дә төшенерсең,
Ялгышканбыз диеп ул чакта.
Очкынланып кабат кабынырлар
Хисләребез сүнгән учакта.

К у ш ы м т а.