Бәлки, соң түгел

Гомер уза, аккан сулар кебек,
Узганнарда еллар томаны.
Эзләреңне инде күмеп киткән
Сагышларның салкын бураны.

К у ш ы м т а:
Эзләсәм дә төнге урамнардан,
Табалмадым синең эзләрне.
Еллар аша моңсу елмаялар
Сөю тулы серле күзләрең.

Сине эзләп юлга чыгыйм дисәм,
Туган якка тарта гел күңел.
Такыялар үрә болыннарда
Сылу кызлар, ләкин син түгел.

К у ш ы м т а.

Сагнып авыл урамнарын,
Яшьлегемә тарта гел күңел.
Күрешергә төнге урамнарда,
Бәлки әле, безгә соң түгел.

К у ш ы м т а.