Белмәгәнмен икән

Соңга калып таптым, син дә соңлап
Алып килдең татлы сөюне.
Белмәгәнмен икән, күпме яшәп,
Мәхәббәттән янып көюне.

Син дә, ахры, мине көтмәгәнсең,
Серле хисне, татлы көннәрне.
Көтеп алам түземсезлек белән
Бәхет тулы назлы төннәрне.

Ходай гына бездән күпсенмәсен
Соңлап килгән олы бәхетне.
Аермасын ятлар сүзе безне,
Мин бит, иркәм, бары синең белән,
Синең белән генә бәхетле.