Бер кайтасы килә…

Нинди матур иде яшьлек язы,
Тәүге таңнар, тәүге иртәләр.
Язмышларда ник соң көтеп торган
Безне аерасы киртәләр?

Бер кайтасы иде шул таңнарга,
Каршыларга бергә кояшны.
Үткән белән бүген арасыннан
Эзләп йөрим безнең юл башын.

Нинди матур иде ямьле җәйләр,
Наздан шашкан кыска төннәре.
Хәтеремдә бәхет вәгъдә итеп
Пышылдаган кайнар иреннәр.

Бер кайтасы килә шул төннәргә,
Тояр идем синең сулышны.
Читкә ташлап бөтен үпкәләрне
Башлар идем кабат тормышны.

Сөю калды, калды үткәннәрдә,
Чәлпәрәмә килде хыяллар.
Сокландырып бары искә төшә
Бәхет тулып ташкан ул еллар.

Бер кайтасы иде яшьлегемә,
Кире борып узган елларны.
Үткәннәргә ләкин юллар ябык,
Бар да калган татлы хыялда.