Бергә яныйк

Мәхәббәтсез сула күпме җаннар,
Күпме йөрәк кала күмергә.
Ә без саклыйк биргән вәгъдәләрне,
Татлы хисләр калсын гомергә!

К у ш ы м т а:
Мәхәббәт ул кайчак адаштыра,
Сагышлары җанны сызлата.
Мәхәббәтне әгәр бер югалтсаң,
Гомерең буе сагнып елата.

Мәхәббәт ул – серле-сихри дөнья,
Язлары бар, ялгыз төннәре.
Сөюләрдән икәү бергә яныйк,
Бергә назлыйк бәхет гөлләрен.

К у ш ы м т а.

Мәхәббәттән ачы хыянәткә
Кала бик еш бары бер адым.
Бәгырьләргә яра салмый яшик,
Тидермичә салкын җил-давыл.

К у ш ы м т а.