Буралы көе

Ераклардан сагынып кайтам
Буралы басуларын.
Яшәгән җир гөл булса да,
Бетми шул сагнуларым.

К у ш ы м т а:
Борылып-борылып ага икән
Буралының сулары.
Күңелемнән чыкмый һич тә
Буралы сылулары.

Гөлләр алдым, суга салдым,
Таратып сагышымны.
Төшләремә көн дә керә,
Сагындым җанашымны.

К у ш ы м т а.

Салкын сулар да басалмый
Сөюдән януымны.
Безгә таныш бөдрә таллар
Көтәләр кайтуыңны.

К у ш ы м т а.