Чаллы кызына

Каршы ала, озатып кала
Ак калам – яшьлек ярам.
Гомерлек сагыш утында
Мин генә микән янам?

К у ш ы м т а:
Чаллы – Казан арасы ла,
Йөрәгемнең ярасы.
Мәхәббәттән дәваларны,
Белмим, каян табасы?

Яшьлегемнең язларында
Очрадың юлларымда.
Гомерлек ярым булмагач,
Ник салдың утларыңа?

К у ш ы м т а.

Йөрәгемдә утлар яна,
Мәңге дә сүнмәс инде.
Сиңа булган мәхәббәтем
Сүнмәс, сүрелмәс инде.

К у ш ы м т а.