Дуслар, безгә килегез

Әтнә ягы кайда дисәң,
Әтнә Казан артында.
Сагнуларымны юллыймын
Җырларым канатында.

К у ш ы м т а:
Әткәм, әнкәм, гүзәл Әтнәм –
Газиз туган җиребез.
Уңган килен алыйм дисәң,
Дуслар, безгә килегез.

Уңганнар, җырлар иле син,
Мул уңыш кырларыңда.
Ай нуры, тургай тавышы
Ягымлы кызларыңда.

К у ш ы м т а.

Син минем бәхет кояшым,
Син гүзәл туган җирем.
Әтнә ягын килеп күрсәң,
Китә алмассың кире.

К у ш ы м т а.

Казаным – бөтен татарның
Баш каласы, таш каласы.
Әтнә ягы – татар моңы,
Туган тел башкаласы.

К у ш ы м т а.