Эзләмә син

Эзләмә син читтән башкаларны,
Төнге күбәләкләр бер көнлек.
Сиңа гына саклыйм назларымны,
Мин Ходайдан сиңа – гомерлек.

К у ш ы м т а:
Ышанма син төнге гүзәлләргә,
Таң атканчы алар югалыр.
Бер югалтсаң әгәр җан сөйгәнне,
Яннарыңда торып кем калыр?

Эзләмә син бәхет чит оядан,
Вакытлы наз, бәлки, татлыдыр.
Хисләремне ятка алыштырма,
Авыр чакта кем соң юатыр?

К у ш ы м т а.

Мин көтәргә әзер гомерем буе,
Хаталарың синең кичереп.
Нәни улың юлдан күзен алмый,
Кайтуыңны көтә тилмереп.

К у ш ы м т а.