Эзләреңне эзләдем

Гомерләр уза икән лә,
Уза да китә икән.
Күрми калдым, сизми калдым,
Яшьлегем үтеп киткән.

К у ш ы м т а:
Сине сагынып, үткәннәрдән
Эзләдем эзләреңне.
Җавапсыз калган сөюең
Саргайтты йөзләремне.

Гомерләр уза икән лә,
Йөрәкләр сыза икән.
Сагынуларга дәваларны
Кайлардан табыйм икән?

К у ш ы м т а.

Сагышлардан дәваларны
Эзләдем, табалмадым.
Хәзер инде үкенәмен,
Яныңда калалмадым.

К у ш ы м т а.