Әгәр, кил, дисәң

Эзләреңә гөлләр сибәр идем,
Өзеп алып язгы болыннан.
Күзләреңнән сөеп үбәр идем,
Бергә китсәк гомер юлыннан.

К у ш ы м т а:
Булмады шул уралып ла
Серле толымнарыңа.
Аерылды юлларыбыз
Яшьлек болыннарында.

Җан җылымны сиңа бирер идем,
Гаепләрем әгәр кичерсәң.
Кошлар кебек очып кайтыр идем,
Бик сагындым, җаным, кил, дисәң.

К у ш ы м т а.

Сагышларга кабат салмас идем,
Сөяр идем бары иркәләп.
Нигә икән, нигә генә, иркәм,
Китеп бардың юкка үпкәләп.

К у ш ы м т а.