Гомер бирче

Кадерләрен белеп яшик әле
Ходай безгә биргән гомернең.
Гомер юлы озын дисәләр дә,
Бик тә кыска яше гомернең.

К у ш ы м т а:
Оҗмахларда рәхәт дисәләр дә,
Юк нигәдер ашыгып баручы…
Бакыйлыктан якты дөньяларга
Юллары юк алып кайтучы.

Оҗмахларны вәгъдә итсәләр дә,
Юк, китәсе килми дөньядан.
Мең мәшәкать көтеп торса торсын,
Риза Ходам якты дөньяга.

К у ш ы м т а.

Шатлыкларны бирдең кызганмыйча,
Сынавын да бирдең жәлләми.
Оныкларга сөенеп яшәрлек
Гомерне дә бирче жәлләми.

К у ш ы м т а.