Гомер

Гомер кыска, бик тиз үтеп китә,
Бик тиз үтә икән, күрмибез?
Дөнья куып гомер үтеп бара,
Яшәү ямен кайчак сизмибез.

К у ш ы м т а:
Гомер кыска, яшәү аралыгы
Бер мизгел тик, бик тә аз гына.
Шул мизгелне матур итәр өчен,
Күңелләрдә булсын яз гына.

Гомерләрне кыска дисәләр дә,
Тәм табарга вакыт җитәрлек.
Эз калдырыйк, үкенмәслек итеп,
Оныкларга барып җитәрлек.

К у ш ы м т а.

Гомер юлы – олы сынау юлы.
Сынауларга түзсәң түз генә.
Догаларым кылып һәр көнемә,
Кереп барам гомер көземә.

К у ш ы м т а.