Гомерләр үтә ул

Гомерләр бер генә килә ул,
Сөенеч, шатлыгын бирә ул.
Бәгырьне көйдереп, күзгә яшь китереп,
Еш кына сынавын бирә ул.

К у ш ы м т а:
Гомерләр үтә ул,
Үтә китә ул.
Сизми дә каласың икән ул,
Кылган гамәл өчен,
Яхшы-яман өчен,
Ходаем каршында
Җавабың тотарга әзер бул!

Гомерләр бормалы юл кебек,
Һәр көне бер яңа борылыш.
Язмыштан ләкин юк тормышта узмышлар,
Тик ялгыз калдырма, әй, язмыш.

К у ш ы м т а.

Ходайдан бирелгән гомерне
Яшик лә яман эш кылмыйча.
Китәргә язмасын үкенеп дөньядан,
Ни өчен килгәнең белмичә.

К у ш ы м т а.