Хыянәттән мине арала

Мин ялгыштым, синнән гафу сорыйм,
Гаепле мин, шуны аңладым.
Гөнаһлардан мине арындырып,
Яратырсың, бәлки, яңадан.

К у ш ы м т а:
Хыянәттән мине арала да,
Яннарыңнан читкә җибәрмә.
Үпкәләрең калсын үткәннәрдә,
Сагышларың очсын җилләргә.

Соң булса да хәзер үкенәмен,
Кичералсаң, кичер син мине.
Югалтасым килми бәхетемне,
Югалтасым килми һич сине.

К у ш ы м т а.

Чит берәүнең назлы кочагында
Адашканмын, бүген аңладым.
Синнән башка яши алмавымны,
Бәлки әле, син дә аңларсың.

К у ш ы м т а.