Җиде чишмә

Җиде чишмә, җиде елга булып,
Саф суларын коя Иделгә.
Иделкәем, серем сөйлим сиңа,
Син булмагач сөйлим соң кемгә?

Җиде чишмә – җиде сукмак төшә,
Юлларына кемнәр таш тезгән?
Сине көтеп талды ике күзем,
Сагнуларга әл дә мин түзәм.

Җиде чишмә җиде йолдыз кебек,
Җемелдиләр көмеш сулары.
Сөюемә әгәр каршы килсәң,
Гөлләр кебек мин бит сулармын.

Җиде чишмә – талир тәңкә салдым,
Яңгырады көмеш чыңнары.
Җырлап ага җиде чишмәм минем,
Үткәннәрдән килә моңнары.