Изге дога саклар!

Яшь парларга олы бәхет теләп,
Хәзрәт укый никах – догасын.
Дога кылыйк һәрбер яңа көнгә,
Бабайларның саклыйк йоласын.

К у ш ы м т а:
Онытмаек изге йолаларны,
Гасырлардан килгән гадәтне.
Изге дога саклар афәтләрдән,
Саклый белсәк җирдә әдәпне!

Дога кылыйк җирдән киткәннәргә,
Мохтаҗларга бирик хәерне.
Изге уйлар белән юлга чыксак,
Эшләребез булыр хәерле.

К у ш ы м т а.

Нурлар сибеп яна мәчет ае,
Ишетелә моңлы – әй азан.
Изге уйда булган мөселманны,
Милләтемне җыя Рамазан.

К у ш ы м т а.