Әйтмә миңа

Сөю утын кабызырга,
Гомерлеккә яратырга,
Бәгърем, диеп җан атарга
Бер күрешү дә җитә.

К у ш ы м т а:
Әйтмә миңа, әйтмә миңа,
Яратмыйм, дия күрмә.
Яратмыйм, дисәң, йөрәгем
Әйләнер бит күмергә.

Йөрәккәе янсын дисәң,
Ялгызы калсын дисәң,
Мине бәхетсез итәргә
Бер сүзең җитә, иркәм.

К у ш ы м т а.

Өмет утын сүндерергә,
Җаннарны көйдерергә,
Мәңгелеккә аерырга
Бер адым җитә икән.

К у ш ы м т а.