Күтәрик бокалларны

Яңа еллар яңа бәхет,
Сөенеч алып килсен.
Кайгы-хәсрәт, көенечләр
Сезне әйләнеп үтсен.

К у ш ы м т а:
Бәхет теләп, шатлык теләп,
Күтәрик бокалларны.
Бәйрәм белән бүген котлыйк
Дусларны, якыннарны!

Яңа еллар һәрбер йортка
Муллык, байлык китерсен.
Парлыларның күңеленнән
Сөю җыры китмәсен!

К у ш ы м т а.

Яңа елда телим сезгә
Шатлыкларның олысын.
Онытмыйк дуслар, бу кичтә
Бәхет теләү йоласын.

К у ш ы м т а.