Кал син мәңгелеккә

Көтмәгәндә кердең күңелемә,
Чакырмаган кунак шикелле.
Мәхәббәтең мине утка салды,
Ярсып янган учак шикелле.

К у ш ы м т а:
Көтмәгәндә килә чын ярату,
Көтмәгәндә бәйли җаннарны.
Мәхәббәткә каршы бара алган
Башка хисләр җирдә соң бармы?

Көтмәгән дип әйтеп була микән,
Ике йөрәк типсә бер булып.
Ходай язган язмышлардан һич тә
Булмый икән, булмый котылып.

К у ш ы м т а.

Көтмәгәндә кердең йөрәгемә,
Чакырмаган кунак шикелле.
Кал син, бәгърем, кал син гомерлеккә
Күктә янган йолдыз шикелле.

К у ш ы м т а.