Китеп барам

Үткәннәрдән бүген китеп барам,
Синең белән бүген хушлашып.
Мәңгелеккә китте, безне ташлап,
Икәү бергә җиккән пар атым.

К у ш ы м т а:
Китеп барам ялгыз киләчәккә,
Син үткәндә калдың озатып.
Сөям дигән назлы тавыш кына
Йөрәгемне куя сызлатып.

Кире борып булмый язмышларны,
Кире кайтып булмый үткәнгә.
Кабул итмәс сине йөрәккәем,
Инде хәзер гафу итсәм дә.

К у ш ы м т а.

Пар атларда чаба яшьлек кенә
Үткәннәрдән һаман бүгенгә.
Сөюләрем калды мәңгелеккә
Кабатланмас яшьлек илендә.

К у ш ы м т а.