Кыр казлары китә

Кыр казлары китә, санамадым,
Исән кайтуларын юрадым.
Парлы канатлары каерылмасын,
Узган чакта язмыш юлларын.

К у ш ы м т а:
Кыр казлары китә, санамагыз,
Бәхетле юл теләп калыгыз.
Язмышларны алдан юрамагыз,
Насыйп ярны тапсын җаныгыз!

Кыр казлары китә, еламадым,
Сагышлардан күңлем тулса да,
Син калдырган яра еллар буе
Йөрәгемне тырнап торса да.

К у ш ы м т а.

Синең белән бергә булалмадык,
Гомерлеккә калды сагышың.
Син бит минем мәңге онытылмас,
Яшьлегемдә кылган ялгышым.

К у ш ы м т а.

Кыр казлары белән бергә китәм,
Яшьлегемә кайта уйларым.
Син бит минем татлы сагышым да,
Татлы сөю калган елларым.

К у ш ы м т а.