Мин синең балакаең

Әнкәй моңы бишектән үк
Кергән минем җаныма.
Сагынып кайтам Ык буйларын
Җырлы сабый чагыма.

К у ш ы м т а:
Туган ягым – гүзәл җирем,
Ак калам – Азнакаем.
Ык суында коенып үскән
Мин синең балакаең.

Тургай җырын тыңлап үстек
Җиләкле болыныңда.
Җанга якын туган якның
Миләше, баланы да.

К у ш ы м т а.

Чулпы җыры, чалгы чыңы
Калган күңелем түрендә.
Туган нигез – әткәй йортын
Сагынып кайтам бүген дә.

К у ш ы м т а.