Мин язларны эзлим кышларымда

Мин язларны эзлим кышларымда,
Ак бураннар тынып торганда.
Яшьлегемне эзлим язларында,
Шомыртларым чәчкә койганда.

К у ш ы м т а:
Синсез үткән гомер юлларымда
Язлар моңсу, көзләр сагышлы.
Кышкы буран миңа хәтерләтә
Шомыртлардан яуган алкышны.

 

Мин язларны эзлим көзләрендә,
Сары шәлен көзләр ябынса.
Сагышлардан җаным өзгәләнә,
Син булмагач минем янымда.

К у ш ы м т а.

Эзләреңне эзлим болыннардан,
Кайтмаска дип күптән китсәң дә.
Бәхетемне көтәм гомер буе,
Син бәхетсез мине итсәң дә.

К у ш ы м т а.